Актаныш радиосының туры эфирында Дилбәр Әнвәрова булачак! Тыңламый калмагыз!
Рәисебез Рөстәм Нургалиев, «ТАТМЕДИА» һәм район хакимияты ярдәме белән яңа сулыш алган радиостудиябездән кунаклар өзелгәне юк. 7 март көнне иртәнге 7:00 сәгатьтә «Актаныш радиосы» дулкыннарында турыдан-туры эфирда район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова белән алып баручы Фәния Рәшитова әңгәмә корачак.