Горчица белән кыяр тозлау ЫСУЛЫ
3 литрлы банкага кирәк: 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгын өеп тоз, 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 7 тырнак сарымсак, 4–5 укроп кәрзине, 1 чәй кашыгы горчица орлыгы, 7 данә кара борыч. Теләсәгез, карлыган, чия, кура җиләге яфраклары һәм керән тамыры салырга мөмкин.