Районыбыз мәдәният йортлары төзекләндерү чиратын көтә
Районыбызда барган төзелеш эшләрен даими яктыртып барабыз. Мәдәният йортлары, клубларны капиталь төзекләндерү көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Аларның күбесе 1970-1980 нче елларда колхозларның гөрләп торган вакытында башкала архитекторлары тәкъдим иткән проект нигезендә сафка баскан. Еллар үткән, акрынлап халыкны ял иттерә, яшәргә көч-дәрт бирә торган клублар да туза, әле аннан, әле моннан кителә, җимерелә башлый. Хәзер авыл җирлеге башлыклары мәдәният йортларын ремонтлауны сорап бер-бер артлы район-республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать белән чыга.