БӘХЕТЕМНЕ СИНДӘ ТАПТЫМ...
Түбән Кама шәһәрендә якташыбыз, Татарстан республикасының һәм Россиянең атказанган архитекторы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины, Түбән Кама һәм районында 25 елдан артык Баш архитектор булып эшләгән, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге директоры, СССР, Россия һәм Татарстан Архитекторлар берлеге әгъзасы, Россия субъектлары баш архитекторлар Советы әгъзасы, Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фирдавис Гайнетҗан улы Хановның архитектура өлкәсендә 45 еллык иҗади тормышына багышланган «Түбән Кама шәһәре — минем архитектура тормышымда» дип аталган шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы узган. Бу хакта безгә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге әгъзасы, Түбән Каманың 15 санлы «Чулпан» балалар бакчасы мөдире Лилия Гыймранова хәбәр итте. Күргәзмә турында ВКонтакте челтәрендә видеоязма да бар.