Актанышның икенче санлы мәктәбе һәм гимназия командалары Кыш бабай призына үтүче волейбол ярышында районыбыз данын яклый
Бүген спорт яратучыларны бергә туплый торган тагын бер бәйге «Иман» спорт сараенда уза. Актаныш, Минзәлә, күрше Башкортстанның Нефтекама, Мөслим, Җәлил төбәкләреннән килгән волейболчылар Кыш бабай призына волейбол ярышында көчләрен сыный.