Иске Богады җирлеге халкы махсус хәрби операциядәге авылдашларының гаиләләренә ярдәм оештырды
Актаныш районы егетләре махсус хәрби операция башланганнан соң үзләренең батырлыгын, кыюлыгын, бер-бер артлы раслап кына торды. Геройларыбызның четерекле шартларда неонацизм белән көрәшүләрен ишетеп-белеп торучы район халкы бик тиз арада ярдәм оештырып җибәрде. Гөлинә Иделбаева исемле кызыбызның «Без-бергә» волонтерлар төркеменә районыбыз авылларында яшәүче олысы-кечесе кушылды. Һәркем кулыннан килгәнчә, кайвакыт үз мөмкинлекләреннән тыш та сугышчыларыбызга ярдәм итәргә ашыкты. Иске Богады авыл җирлегендә яшәүчеләр дә бу эштән читтә калмады. Авылдашлар күз алдында тәгәрәп үскән 6 егетен махсус хәрби операциягә озатты. Кеше кайгысына беркайчан битараф булмаган авылдашларым бу юлы да бердәмлек күрсәтте.