Яшь батырларның исемнәрен онытмыйк
Бүген, 8 февраль- Яшь антифашистларны искә алу көне. Әлеге дата Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясе раславы буенча, 1964 елдан башлап билгеләп үтелә. 8 февральдә, антифашист акцияләре вакытында, мәктәп укучысы француз Даниэль Фериның (1962) һәм ирак малае Фадыл Джамалның (1963) гомерләре өзелә. Икенче бөтендөнья сугышында нәкъ менә шул көнне яшерен эш алып баручы дусларын сатмаган өчен Парижның “Бюффон” лицеенда укучы биш малайны атып үтерәләр. Ни кызганыч, туры килүме, бу канлы тарихи көндә Олег Кошевой, Любовь Шевцова, Дмитрий Огурцов, Виктор Субботин, Семен Остапенко (1943) кебек совет яшь гвардиячеләре дә фашистлар кулыннан һәлак була.