Чәч коела башласа, әрекмән тамыры ярдәм итә
Аны чи килеш, киптереп, төрле төнәтмә һәм майлар ясап кулланып була. Әрекмәндә эфир майлары бар, алар баш тиресен сәламәтләндерә, чәч төбен ныгыта. Бу үсемлек составында инулин дигән матдә бар. Ул чәч үстерә торган энергия бирә. Шулай ук анда аксым, крахмал, A, E, D, C һәм В төркеме витаминнары да бар.