Актанышта райондашларыбыз чалдырган корбан итеннән әзерләнгән аш мәҗлесләре уза
Бүген мөселманнар өчен ике зур бәйрәмнең берсе. Корбан бәйрәме ураза гаетеннән соң Корбан гаете Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, ел саен Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә (быел 16 июньгә туры килде) билгеләнә. Мөселманнар бу көнне бер-берсен котлыйлар, бәйрәм табыннарына чакырып кунак итәләр. Гаилә әгъзаларына, туганнарына һәм балаларына бүләкләр өләшәләр. Актанышта да әлеге изге бәйрәм уңаеннан Ветераннар йортында, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта һәм технология техникумында корбан итеннән әзерләнгән аш мәҗлесләре үткәрелә.