Ата-бабаларыбызның батырлыгы мәңгелек
Бүген Җиңү паркында, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, аларның истәлегенә дога кылып, бер минутлык тынлык игълан ителеп, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды. Искә алу тантанасында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, сугыш чоры балалары, Әфган һәм Төньяк Кавказда барган бәрелешләрдә катнашкан ветераннарыбыз катнашты.