Татарстан Республикасы Раисе идарәсе: Югары уку йортларына кергәндә коррупция турында
Тиздән бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дулкынландыргыч мизгелләр артта калачак, кичәге укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырачак һәм алар алдында җитди сайлау торачак: ничек абитуриент булырга, югары белем алу өчен кая керергә? 2024 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе инициативасы белән Казан Кремлендә Татарстан Республикасы югары уку йортларына керү өлкәсендә коррупцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.