Төнге маҗара: Актанышта кичке ял юл һәлакәте белән тәмамлана
Җәйге ял, каникулларда яшьләребезнең дәрт-дәрманы аеруча ташып тора. Кичләрен кая барып сугылырга, энергияләрен кая куярга белмәгәнгә, өлкәннәр көн саен кабатлаган «ярамый» дигән тыюлар да онытыла. Актанышта яшәүче яшүсмер егет өчен 30 июльдә кичке ял юл һәлакәте белән тәмамлана.