Яңа уку елында Актаныш районының барлык мәктәпләрендә музей бүлмәләре, почмаклары ачылачак
Бүгенге көн вәзгыятендә яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе бик актуаль. Балаларда патриотизм хисләрен коры фактлар белән генә тәрбияләп булмый. Бу уңайдан мәктәп музейларының роле, һичшиксез, зур. 14 мәктәптә туган якны өйрәнү музее, сугышчан дан почмаклары булдырылды. Яңа уку елында Актаныш районының барлык мәктәпләрендә дә музей бүлмәләре яки музей почмакларын ачу максаты куелды.