Ни хәлең бар, солдат анасы?
Бүген Актаныш районында туып-үскән 200 дән артык ир-егет Украинадагы махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләре өчен көрәшә. Батырларыбызның исән-сау кайтуын әниләр, хатыннары, балалары аеруча өзелеп көтә. Ноябрьнең соңгы якшәмбесе, Әниләр көне алдыннан махсус хәрби операциядәге якташларыбызның әниләре олы бүләк кабул итеп алды. Чалманарат китапханәсе авылда, күрше-тирә җирлекләрдә яшәүче батырлар тәрбияләп үстергән әниләрне хөрмәтләп «Ни хәлең бар, солдат анасы?» дип аталган патриотик кичә оештырды.