Махсус хәрби операциядә кулын югалткан Киров авылы егете Альберт Җиһангиров туган ягына кайтты
Киров авылы егете Альберт Җиһангиров махсус хәрби операциядә катнашып каты яраланды һәм бер кулын югалтты. Альберт бер елга якын Мәскәү госпитальләрендә дәваланды. Батыр райондашыбыз, ниһаять, туган авылына кайтып җитте.