Күренекле якташыбыз Вәсим Вахитов 25 мөмкинлеге чикләнгән райондашыбызны «Актаныш таңнары»на яздырды
Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе, якташыбыз Вәсим Вахитов менә өченче ел Актаныш районында яшәүче мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне «Актаныш таңнары» газетасына яздыра. Яңа гына Вәсим Хуҗаҗан улы әлеге игелекле гамәлен дәвам итеп, 25 райондашыбызны 2025 елның беренче ярты еллыгына подписка белән бүләкләде. Бүген әлеге сөенечле хәбәрне без Актаныш авылында яшәүче Фидәрис Тимиров белән Куян авылында гомер итүче Мәкъсүт Хәбетдиновка җиткереп, шатлыкларын уртаклашып кайттык.