Батырлар эзеннән
Нияз Фәррахов исеме Актаныш районында яшәүче һәркемгә яхшы таныш. Оста шахматчы, спортчы, киң күңелле, тәртипле, тәрбияле, акыллы егет дип сурәтлиләр аны. Тормышта яшьтәшләренә үрнәк егет ут эчендә- махсус хәрби операциядә дә үзен чын ирләрчә тота. Декабрь аенда Нияз Илдар улының ил алдындагы батырлыгы лаеклы бәяләнеп, әнисе Ираида Фәрраховага улының «Батырлык» ордены тапшырылды.