Бездә яхшы үскән помидор сортлары
Еш кына сатып алган орлыкларның күп өлеше «буш» була. Шуңа да үсентесез калмас өчен башта аларны тозлы җылы суга салып карарга кирәк. Моның өчен бүлмә температурасындагы 1 стакан суга 1 чәй кашыгы тоз салып, шуңа помидор орлыкларын салып болгатырга. Стакан төбенә төшеп ятканнары утыртырга ярый дигәнне аңлата, өскә күтәрелгәннәрен алып ташларга киңәш ителә. Тозлы судан алгач, утыртасы орлыкларны чайкарга онытмагыз.