Кыз бала тугач, гаиләгә тынычлык, бәрәкәт иңә hәм Аллаhы Тәгаләнең ярдәме килә
Язның беренче бәйрәме- 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне үзендә матурлыкны һәм мәхәббәтне, яхшылыкны һәм назлылыкны бергә туплаган бәйрәм. Ислам дине гүзәл затларны саклауны, яклауны алга куя. Аллаhы Раббыбызның Рәсүле кыз бала тугач гаиләгә тынычлык, бәрәкәт иңә hәм Аллаhы Тәгаләнең ярдәме килә, дип белдерә, ул үзенең хәдисендә болай дип әйткән: «Өй хуҗаларына тынычлык килер. Аннары фәрештәләр яңа гына туган кыз баланы канатлары белән капларлар, башыннан сыйпарлар hәм: “Менә нинди көчсез hәм зәгыйфь бит ул, hәм зәгыйфь тәннән чыккан. Әгәр аны әтисе үcтерсә, Аллаhы Тәгаләдән Кыямәт көненә кадәр ярдәм булыр» (Әт-Тәбәрани).