Сезнең улларыгыз батырлык үрнәге!
Казанда 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап оештырылган республикакүләм бәйрәмдә илебез киләчәге өчен махсус хәрби операциядә көрәшүче батырларның әниләренә аеруча зур игътибар бирелде. Яңа төзелгән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу, зур концерт программасы тәкъдим ителде. Казанга килүгә үк бәйрәм кунакларын «Корстон» күңел ачу комплексында иртәнге, ә зур концерт программасыннан соң төшке аш белән сыйладылар. Актаныш делегациясендәге геройлар тәрбияләп үстергән дүрт ана- Чалманарат авылында яшәүче Ләйсән Мөхәммәтова, Актаныштан Фәнә Мөхәммәтова, Надилә Шәңгәрәева, Илина Арсланова кебек әниләргә Рөстәм Миңнеханов «Сезнең улларыгыз батырлык үрнәге! Аларның геройлыгын без һәрвакыт хәтердә тотарбыз!», дип мөрәҗәгать итте.