"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы
2025 елга фитр сәдакасы күләме, дини бәяләмә буенча, 1/23 тәшкил итә. ул аз керемлеләр өчен 250 сум, уртача керемле кешеләр өчен 800 сум, байлар өчен 1300 сумнан башлана.
Урманчы Рәмис Хисамов Актаныш районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Рәмис Рифхәт улына Рәхмәт хатын Актаныш районы Башлыгы Ленар Зарипов белән ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тапшырды.
Яраткан «Баламишкин» халык ансамбле «Халык җәүһәрләре» халыкара мәдәни-милли фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. Ансамбльнең талантлы гармунчылары мәдәниятебезне югары дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр һәм дәрәҗәле конкурсның лауреатлары исеменә лаек булдылар.
Кирәкле телефоннарны саклап куй!
Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15 марттан 27 апрельгә кадәр узачак. Алар Казанда – унике мәйданчыкта, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында – икешәр, ә Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә бер мәйданчыкта оештырылачак. Ярминкәләрдә бәяләр базардагыдан уртача 10-15 процентка юньрәк булачак.
0