Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 600ләп предприятие җитештерүчәнлеген арттырачак
Татарстанда 600дән артык предприятие 2030 елга «Нәтиҗәле һәм конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында катнашачак. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, республикада федераль проектта катнашучыларга хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә ярдәмне Төбәк компетенцияләр үзәге күрсәтә.