«Киләчәккә адым – 2025»: иҗат, осталык һәм тарихи хәтерне берләштергән фестиваль
Актаныш районында «Киләчәккә адым – 2025» балалар техник иҗат фестивале үсеп килүче буынны фәнгә, технологияләргә, кул осталыгына җәлеп итүне, һөнәри юнәлеш бирүне һәм тарихи хәтерне саклауны берләштерде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган фестивальдә 400дән артык укучы катнашты. Аларның иң сәләтлеләре дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.