Бакча җиләгенең анасына якын торган мыегын утыртыгыз
Бакча җиләге - күпьеллык үсемлек. Бер урында 4-5 ел уңыш бирә ала. Әмма үсентеләр картаю белән, уңышның күләме, сыйфаты да кими. Шун-лыктан бакчада берьюлы бер, ике, өч, дүртьеллык җиләк түтәлләренең булуы отышлы. Карт түтәлне казып алып юк иткәндә дә уңышсыз калмыйсың.