Актанышның беренче санлы мәктәбе элеккеге укучысы, махсус хәрби операция батыры Руслан Ибәтуллин истәлегенә җиңел атлетика ярышы оештырды
Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбе чираттагы патриотик чара уздырды, бу юлы мәктәпнең барлык укучылары, сәламәт яшәү рәвешенә тартылып, махсус хәрби операция батыры, подполковник Руслан Ибәтуллин истәлегенә багышланган ярышларда катнашты. Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда үткәрелгән җиңел атлетика беренчелеге җәйге спорт сезонын ябу да булып тора. Руслан Ибәтуллин исемендәге спорт чарасының дәрәҗәсе елдан-ел арта. Бу юлы укучыларның тырышлыгын, физик әзерлеген Сугыш хәрәкәтләре ветераннары оешмасы әгъзалары, махсус хәрби операциядә катнашучы Илсур Зәкиев, Әлфис Шәйхелмәрданов, Өмет Раджаповлар күзәтте.