Актанышта “Татарстан - яңа гасыр” хәрәкәте призларына ветераннар арасында волейбол турниры старт алды
Бүген, 27 сентябрьдә, Актаныш авылы “Иман” спорт комплексында Татарстан шәһәрләре һәм районнары спорт ветераннары арасында волейбол ярышлары уза. Турнир “Татарстан - яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте призларына оештырылды.