Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнен каршылап: Мактаулы игенчеләребезне хөрмәтлик
12 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне – барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү – иң күркәм традицияләребезнең берсе. Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды. Шуңа да карамастан, тармак хезмәтчәннәре сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр һәм республикада тулаем җыем буенча алдынгы урыннарны яулап, авыл хуҗалыгында үзебезнең күркәм традицияләрне саклап калуга ирештек. Әлеге байлыкны тудыруда «Әнәк» агрофирмасы уңганнары да саллы өлешләрен кертте.