Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» проекты объектларында 2877 юл билгесе куелган
«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының иң мөһим бурычларыннан берсе – юл хәрәкәте иминлеген арттыру. Илкүләм проект ярдәмендә юлларда җәяүлеләр кичүләрен төзекләндерәләр, светофорлар һәм юл билгеләре урнаштыралар.