Халык көче — фронтка терәк: Актаныштан чираттагы гуманитар йөк юлга чыкты
Бүген «Актаныш хәрәкәте» волонтерлары махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм озатты. Әлеге изге эшкә әзерлек бер айдан артык дәвам итте: фронтка җибәреләчәк һәр тартма, һәр төргәк ярдәм — уртак тырышлык, ихлас күңел җылысы нәтиҗәсе.