Котлы булсын, Сабан туе!
Сабантуй-2026: Актанышта хезмәт туе гөрләп торды көн буе! Бүген иртәннән үк республикабызда тәүгеләрдән Актанышны сәламләп чыккан кояш нурлары Сабантуй бәйрәмендә дә җир улларын, өстәл түрләребезне ак алтын белән тәэмин итүче нык беләкле савымчы- терлекчеләребезне кадерләде, районкүләм бәйрәмгә килүче кунакларның кәефен төшерә күрмим дигәндәй, аяз күгебезне нурга күмде.