Минтимер Шәймиевнең туган авылында беренче тапкыр «Авыл батыры» спорт марафоны үтте
Бүген бар дөньяга танылган татар авылы- Әнәк авылында — беренче Президентыбыз, хөрмәтле якташыбыз Минтимер Шәймиевнең туган җирендәге «Бабайда кунакта» ял паркында олы тантана булды. Биредә халыкны берләштерүче «Агро батыр — Авыл батыры» спорт марафоны узды. Искиткеч матур, зәвыкле һәм заманча паркта оештырылган бу чара халкыбыз өчен чын бәйрәмгә әйләнде.