2026 елда Татарстанда тагын өч «акыллы» спорт мәйданчыгы төзеләчәк
«Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проекты кысаларында Татарстанда «акыллы» спорт мәйданчыклары төзү эше дәвам иттерелә. 2026 елда Казанда, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә өч спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Бу хакта республиканың Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.