Быел Татарстанда илкүләм проект буенча 200 км юл төзекләндерелә
Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл инфраструктурасын үстерү буенча масштаблы эшләр уңышлы гамәлгә ашырыла. 2026 елда 200 километрдан артык төбәк һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын, шулай ук 600 погон метрга якын күпер корылмаларын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.