Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы вәкиле Флорит Минһаҗев Актаныш авылының «Универсам» сәүдә үзәгендә кулланучылар белән очрашу үткәрде. Әлеге чараның төп максаты — халыкның хокукый белемен күтәрү һәм сатып алучыларга үз хокукларын яклау юлларын аңлату булды. Очрашу ахырында Флорит Минһаҗев кулланучыларга мөрәҗәгать итеп, хокук бозу очракларында курыкмыйча тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ассызыклады, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының адреслары һәм телефоннары күрсәтелгән брошюралар, шулай ук кулланучылар өчен мәгълүмати буклетлар тапшырды.
Закон нормалары гади телдә
Очрашу барышында катнашучыларга 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, шулай ук ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре җентекләп аңлатылды. Практикадан алынган мисаллар ярдәмендә, закон нормалары гади телдә аңлаешлы итеп җиткерелде.
Беренче булып Флорит Минһаҗев гомере буе сәүдә өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Флүсә Ибраһимова белән әңгәмә корды. Аралашу барышында көнкүрештә еш очрый торган мәсьәләләр күтәрелде.
Сатучы хатасынан сатып алучы зыян күрергә тиеш түгел
— Ценникта бер бәя куела, мәсәлән, алма 169 сум дип күрсәтелгән була, ә кассага килгәч, 175 сум чыга. Сез мондый хәл белән очрашканыгыз бармы? — дип сорады белгеч.
Флүсә Ибраһимова бу мәсьәләгә үз карашын белдерде:
— Мин бәяләрне һәрвакыт чагыштырып тормыйм шул. Көненә әллә ничә тапкыр үзгәрә икән ул, — дип уртаклашты ул.
Флорит Минһаҗев исә бу проблема күп кенә кибетләрдә очравын билгеләп үтте:
— Иң авырткан мәсьәләләрнең берсе бу. Кайбер сәүдә нокталарында бәяләр компьютерда үзгәрә, ә бәя күрсәтелгән кәгазьләр вакытында алыштырылмый. Әмма закон буенча сатып алучы нәкъ менә витринада күрсәтелгән бәя белән товарны алырга хокуклы, — дип аңлатты ул.
Белгеч ассызыклаганча, мондый очракларда җаваплылык кибет администрациясендә һәм сатучыларда кала.
— Әгәр товарга бәя куелган икән, ул нәкъ шул бәя белән сатылырга тиеш. Бу — закон таләбе, — диде ул.
Очрашу барышында куллану вакыты чыккан товарлар мәсьәләсе дә күтәрелде. Флүсә Ибраһимова көнкүрештә очраган бер хәлне сөйләп үтте:
— Кайвакыт сөт аласың, куллану вакыты чыкса да әчеми. Күптән түгел генә 3,2 процентлы сөт алган идем, Яшел Үзәннекен. Өйгә алып кайттым, берничә көн торды, әчемәгән дә кебек, әмма начар ис килә, кулланырга яраксыз булып чыкты, — дип уртаклашты ул.
Мондый тормышчан мисаллар кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсенең никадәр мөһим булуын тагын бер кат раслады. Сатып алучылар үз хокукларын белергә һәм кирәк очракта яклый белергә тиеш.
Гади кешеләрнең кулланучы хокукларына көндәлек карашы
Флорит Мингазов икенче сатып алучы — пенсионер Алмаз Зиннуровка да хокукларын аңлатты. Алмаз абый кибетләргә соңгы вакытта гына йөри башлавын, моның сәбәбе итеп аягына операция ясатуын әйтте. Тормыш юлында авыр югалту кичергән: хатыны вафат булуга да инде 14 ел узган. Шундый сынауларга карамастан, ул көнкүреш ихтыяҗларын үзе башкарырга тырыша.
Сатып алганда иң элек нәрсәгә игътибар итүен сорагач, Алмаз абый гади генә итеп: “Безгә инде күп кирәк түгел, сөт, икмәк кебек кирәкле әйберләр генә алабыз”, — дип җавап бирде. Срокларына игътибар итәсеңме, дигән сорауга ул, “Әйе, караштыргалыйм, әлбәттә, сак булырга кирәк”, — дип билгеләп үтте. Бозылган яки сыйфаты начар товар эләккән очраклар булмавын да әйтте. Аның сүзләреннән күренгәнчә, ул артык күп әйбер алмый, ялгыз яшәү сәбәпле, бары тик иң кирәклеләрен генә сайлап ала, һәр сатып алуга җаваплы карарга тырыша.
Авыл халкы сатучыга ышана
Әгъбәс авылында яшәүче Сәкинә Вахитова Актанышка сирәк килә. Көнкүреш товарларын, азык-төлекне авыл кибетеннән сатып ала. Сәкинә апа кибетләрдә куллану вакыты чыккан товарлар белән очрашмавын, моның сәбәбен авыл кибетләренең даими рәвештә яңа товар белән тәэмин ителүе белән аңлатты. Авыл халкын товарлар белән шәхси эшмәкәр тәэмин итә.
Кибеткә атна саен яңа продукция кайтарыла, шуңа күрә киштәләрдәге әйберләр дә һәрвакыт диярлек “свежий” була. Сәкинә апа сатып алганда игътибарлылыкның мөһимлеген ассызыклады: “Күрдең дә капландың түгел инде, сайлау мөмкинлеге булгач, яхшырагын карарга кирәк”, — диде ул. Шул ук вакытта үлчәүдә яки граммнар белән алдау очраклары турында сорагач, андый хәлләрне хәтерләмәвен әйтеп, сатучыларга ышануын белдерде.
Авылда да хокукый белем мөһим
Флорит Минһаҗев белән сөйләшүебез барышында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре дә күтәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы вәкиле аңлатуынча, гражданнардан мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге куллану вакыты чыккан товарлар яки бәяләр белән бәйле каршылыклы очракларга карый. Аеруча еш очрый торган проблема — витринада күрсәтелгән бәя белән кассадагы бәянең туры килмәве. Белгечләр аңлатуынча, мондый очракта закон нигезендә сатып алучы һәрвакыт хаклы булып кала һәм товарны күрсәтелгән бәя буенча алу хокукына ия.
Флорит Минһаҗев шулай ук 1992 елда кабул ителгән 2300-1 номерлы “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Федераль законның төп әһәмиятен ассызыклады. Аның сүзләренчә, әлеге закон сатып алучы белән сатучы арасындагы бәхәсләрне көйләүдә төп юридик нигез булып тора. Күпчелек очракта мондый низаглар судка кадәр үк хәл ителә, ә кирәк булганда белгечләр кулланучыга дәгъва (претензия) төзергә дә ярдәм итә.
Авыл җирлекләрендә халык арасында хокукый белем шәһәрнекенә караганда түбәнрәк булса да, мондый очрашулар гражданнарга үз хокукларын белергә һәм аларны дөрес кулланырга ярдәм итә.
Флорит Минһаҗев, халык белән аралашуны тәмамлап, рейд эшенә йомгак ясады. Әлеге очрашуларның төп максаты — халыкка аңлату эше алып бару, гражданнарның хокукый белемнәрен күтәрү. Чыннан да, бүгенге көндә сатып алучы закон һәм дәүләт тарафыннан якланган, ә дәүләт вәкилләре буларак аларның бурычы — шул хокукларны аңлаешлы итеп җиткерү.
Белгеч ассызыклаганча, эшчәнлекнең нигезен 1992 елда кабул ителгән 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль закон тәшкил итә. Әлеге законның һәр маддәсе сатып алучы белән сатучы арасында килеп туган барлык мәсьәләләргә ачык һәм төгәл җавап бирә. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге көнкүреш товарлары, техника, сыйфат һәм гарантия мәсьәләләренә кагыла. Иң мөһиме — кулланучылар үз хокукларын вакытында белеп, кирәк булганда мөрәҗәгать итә белергә тиеш.
Күпчелек очракта сатучы белән сатып алучы арасындагы аңлашылмаучанлыклар урында ук чишелә. Әгәр дә мәсьәлә катлаулырак булса, белгечләр ярдәмгә килеп, дәгъва (претензия) төзүдә булыша, кирәк булганда эшне судка кадәр җиткерә.
Районда андый мөрәҗәгатьләр бик күп түгел — ел дәвамында ай саен бер-ике очрак кына теркәлә. Әмма бу халык арасында хокукый белемнең тагын да киңрәк тарату кирәклеген күрсәтә. Шуңа күрә ведомство мәгълүмати эшне актив алып бара: матбугатта, интернетта аңлатмалар бирә, гражданнар белән очрашулар үткәрә.
Флорит Минһаҗев ассызыклаганча, Госалкогольинспекциянең эшчәнлеге ике төп юнәлешкә нигезләнә: алкоголь әйләнешен контрольдә тоту һәм кулланучылар хокукларын яклау. Икенче юнәлеш — бүгенге җәмгыять өчен аеруча мөһим, чөнки ул турыдан-туры һәр кешенең көндәлек тормышына кагыла.
Очрашу ахырында белгеч тагын бер кат райондашларга мөрәҗәгать итте: гражданнар мондый очракларда курыкмыйча, үз хокукларын белеп эш итәргә тиеш. Дәүләт вәкилләре һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, иң мөһиме — халыкның үз хокукларын белүе һәм аларны яклый алуы.
Нет комментариев