Төзелеш материаллары яки башка товарлар сатып алганда кәгазь акчалар белән түләмәгәндә өстәмә бәя өстәсәләр, үз хокукларыңны ничек якларга?
Грамоталы кулланучы

Төзелеш материаллары яки башка товарлар сатып алганда кәгазь акчалар белән түләмәгәндә өстәмә бәя өстәсәләр, үз хокукларыңны ничек якларга?

Күп кенә сатып алучылар карта белән яисә онлайн перевод аша түләгәндә ценникта күрсәтелгән сумма сатучы тарафынан берничә процентка арттырып алынуын соңыннан гына аңлап алалар, алардан күбрәк акча алганнар булып чыга.

 

Бу «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы законның 16.1 маддәсен тупас рәвештә бозу. Һәр кулланучы һәм сатучы белергә тиешле закон нигезендә, сатучы түләү ысулына карап төрле бәяләрдә акча алырга тиеш түгел — тере акча белән, банк картасы белән яки онлайн күчереп түләүгә карамастан.

Әгәр бәядә яки накладнойда конкрет бәя, мәсәлән, 1000 сум күрсәтелгән булса, нәкъ менә бу сумма теләсә нинди исәпләү ысулы белән түләнергә тиеш. Сатучы акчасыз түләү (безналичный расчет)  өчен комиссия өсти алмый. Бу кагыйдә барлык товарларга һәм хезмәтләргә кагыла — өй янындагы кечкенә кибеттәге азык-төлеккә, төзелеш һәм хуҗалык товарларына яки сәүдә үзәкләрендәге эре сатып алуларга.

Кайбер эшмәкәрләр карта белән түләү өчен өстәмә бәяне банкларның эквайринг өчен комиссия алуы белән акларга тырыша (бу технология бизнеска карта белән түләүне QR-код буенча яки башка акчасыз ысул белән кабул итәргә ярдәм итә). Әмма законда төгәл әйтелгән: мондый чыгымнар — кулланучының, сатып алучының проблемасы түгел, ә бизнес чыгымнары. Әгәр сатучы карталарны кабул итә икән, ул бу чыгымнарны алдан ук товар бәясенә салырга тиеш, ә аларны сатып алучыга соңгы моментта гына өстәмәскә тиеш.

Бу кагыйдәне бозган өчен административ җаваплылык каралган. Әгәр дә Сез «түләү комиссиясе» белән очрашкансыз икән, ценникта күрсәтелгән бәя буенча чекны сугарга таләп итә аласыз. Сатучы баш тарткан очракта — хокук бозу фактын теркәгез (бәя һәм чек фотосы) һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча белгечләргә мөрәҗәгать итә аласыз, алар сезгә сатучыга дәгъва төзергә ярдәм итәчәк, эшмәкәр баш тарткан очракта - хокук саклау органнарына яки прокуратурага шикаять төзергә. Практикада мондый мөрәҗәгатьләр еш кына намуссыз сатучылар өчен штрафлар белән тәмамлана.

Бу гади, әмма мөһим закон кулланучыларның акча янчыкларын гына түгел, гадел конкуренция принципларын да яклый. Шуны һәрдаим исегездә тотыгыз: товарның бәясе, сез кесәгездән акча янчыгы яки банк картасы алуга карамастан, бертөрле булырга тиеш.

 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 

Яр Чаллы территориаль органы

 


Нет комментариев