Татарстанда бүген аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез дә, кичен дә яшен булуы ихтимал.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк. Аның тизлеге секундка 6-11 метр була. Көндез һәм кичен җил урыны белән секундына 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Һава температурасы +18дән +23 градуска кадәр булачак.
Нет комментариев