Бүген, 17 августта, Татарстанда тотрыксыз һәм дымлы һава торышы көтелә, ә температура күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава, яңгырлар фаразлана. Көндез урыны белән яшенле яңгырлар явуы ихтимал. Иртән кайбер районнарда томан көтелә.
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге урыны-урыны белән (әмма Казанда түгел) секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.
Салкын төннән соң, көндез Татарстан буенча һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – +17..+19).
Нет комментариев