Каз өмәсе гөрли авылларда: Бүген Татар Суыксуында татар халкының иң матур йоласын тергезделәр
Каз өмәсе- халкыбызның бик үзенчәлекле йоласы. Татар халкының әллә никадәр рухи байлыгын үзенә туплаган иң матур бәйрәмнәрнең берсе ул каз өмәсе. Татар Суыксуы авылы эшмәкәре Эльвира Исрафилова авылдашларын бергә җыеп әби-бабаларыбыздан калган йола-гадәтне кабат искә төшерде, бер гаилә булып Татар Суыксулылар рәхәтләнеп каз йолкыды, сөйләшеп, гапьләшеп күңел ачты, халкыбызның яраткан җырларын җырлап күңелле, истәлекле мизгелләр кичерде.