Газета рубрикалары

Олыимән мәчетендә

Олыимән авылы мәчетендә мөслимәләрнең очрашуы булып узды.

 

Филиза ГОМӘРОВА

Автор фотолары.

Олыимән авылы мәчетендә үткәрелгән вәгазь кичәсенә килүчеләрне район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Сәйдә Рахманова сәламләде. Коръән аятьләрен укып, дога кылды.

Олыимән – кечкенә авыл. Әби-бабайлар авылы дип әйтергә дә була. Буш ихаталар да шактый күп күренә. Мәчет урнашкан урамда 10 йортта беркем дә яшәми. Авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Шулай да клуб һәм китапханә эшли. Мәчет тирә-якка нур таратып тора.

– 1991 елда Киров исемендәге совхоздан аерылгач, җитәкчелек эшен Флүс Адиев (әнисе – Олыимәннеке) башкарды. Ул бура һәм башка төзелеш материаллары кайтартты. Ләкин аны Тукай районына эшкә билгеләделәр. Аның урынына Фаиз Фазуллин кайтты (ул – Олыимәннеке). Мәчет салу эшен башлап җибәрде.

Мәчет 1994 елда төзелеп бетте, халыкка файдалануга тапшырылды. Бер өлеше – бурадан, икенче ягы тактадан җыйнак кына матур бина. Беренче хәзрәт Яңа Кормаштан Мөнәвир Миркасыймов булды. Аны Габдулла хәзрәт Мансуров билгеләде. Халыкның дингә сусаган вакыты булган, мәчет туп-тулы иде. Әле җылылык та кермәгән, уңайлыклары эшләнеп бетмәгән вакыты. Аннан соң Рөстәм абый, Әлфир Флүнов эшләде. Хәзерге имамыбыз Рәсим хәзрәтебез – яшь, тырыш. Тормыш иптәше Гөлнара белән мәчетнең төзеклеген, җылылыгын кайгырталар. 

Төп иганәчесе – Флүс Фазуллин. Мәчетне, аның тирә-ягын – ишегалдын, капка тирәсен чистарту, матурлау – бөтенесен дә ул яңартып бетерде. Тактадан эшләнгән өлешен җылытты. Җылы идән, җылы тәһарәт бүлмәсе ясатты. Газ кертелде. Тирә-якта – ташландык өйләр, кыргый агач баскан чытырманлык иде. Техника китертеп, агачларын кисеп,
төпләп, туфрак җәеп, алмагачлар утыртты. Яңа койма белән әйләндереп алдылар.

Флүс Фазуллин авыр эштә, салкын якта – Себердә хезмәт куя. Яз, җәй айларында авылга кайта. Бөтен хезмәт хакын шушы мәчетне төзекләндерүгә тота. Аллаһның зур рәхмәте яусын аңа.

Мәчеттә азан әйтелә, биш вакыт намаз укыла, баштагы елларда Әзһәр һәм Рәмилә Замановлар, Мөслимә Заһидуллина укулар оештырдылар. Мәчетне җыештырып торабыз, чәчәкләр утыртабыз. Авыр эшләрне ир-атлар башкара. Авылыбыз халкы дус-тату, – дип таныштырды  Мөнирә Измайлова (Миркасыймова).                      .

– Мәчеткә килү – үзе бер сөенеч. Килә алмаучылар да бар бит. Әгәр мәчет ишеге ачык булып та, анда кеше йөрми икән, ул бөтен авылны каргап торыр икән, Аллаһ сакласын.

Без – Аллаһы Тәгаләнең коллары. Бәндәләр коллыгына, акча, аракы, наркотиклар коллыгына калырга язмасын. Ә Аллаһның колы булу – иң зур дәрәҗә.

Аның өчен нишләргә кирәк соң? Гыйбадәт кылырга, ислам динен таратырга, пәйгамбәребезнең әхлагын өйрәнергә кешеләргә өйрәтергә кирәк, – дигән фикер әйтте остаз Зөһрә Закирова

– Авылдашым, сыйныфташым Мөнирә белән бергә уйнап үстек. Ул чыгышы белән дини нәселдән. Әбисе авылыбызның бик хөрмәтле, итагатьле кешесе, остабикәсе иде. Әтисе Мөнәвир абый имам-хатыйп булды, хәзер инде зур яшьтә. Мәчетне төзеп кую белән генә түгел. Аңа халык йөрмәсә, ишегендә йозак эленеп торса, бер дә матур булмас иде. Бәләкәй генә Олыимән авылында мәчетнең эшләп торуы, халыкның йөрүе күңелне сөендерә.

Пәйгамбәребез аны җирдәге җәннәт бакчаларына тиңләгән. “Кайда гына йөрсәгез дә, җирдәге җәннәт бакчасына керми китмәгез”, – дигән. Кая гына барсак та, мәчеткә кереп, намаз укып, дога кылып чыгарга кирәк. Аллаһы Тәгалә хозурына күчкәннән соң, “Менә шушы җирдә намаз укыды ул”, – дип, Җир шаһитлык күрсәтер икән.

Әлхәмдүлилләһ, Олыимән авылына килеп тә, мәчеттә намаз укуыбыз белән үзебезне бәхетле хис итәбез, – диде Кәүсәрия Заһертдинова.

Өч нәрсәдә ашыгырга кирәк:

Беренчесе – кеше балигълыкка җитә икән, аны өйләндерергә, кияүгә бирергә;

икенчесе – берәрсе вафат була икән, аны җирләргә;

өченчесе – ахшам намазы вакыты керә икән, аны укырга ашыгырга кирәк, чөнки кыямәт көне ахшамнан соң булачак.

Пәнҗешәмбе көнне ахшамнан соң җомга керә. Күп зикерләр, салаватлар әйтергә, Коръән укырга кирәк. Дога кылырга кирәк. Иманлы кеше җәннәткә үзе белән җитмеш кешене алып керә алыр икән. Бу хакта Сәйдә Рахманова искә төшерде.


Нет комментариев