БҮГЕНГЕ БРИФИНГТА:Җиңүнең 77 еллыгына әзерлек хакында
Актаныш районы Башкарма комитетының кече утырышлар залында район башлыгының беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә чираттагы брифинг үтте. Ул районыбызның җирлекләрендә, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек эшләре турында булды. Биредә район мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, агарту бүлеге мөдире Назил Латыйпов, “Игелек үзәге” җитәкчесе Гөлназ Хуҗәхмәтова һәм “Актаныш-информ” матбугат хезмәткәрләре катнашты.