"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы
Кайткач, ул бу хәбәрен хатынына җиткерде. Берәүгә дә, хәтта улларына да әйтмәскә кушты. Башта үзем тагын бер кат инаныйм әле, аннары хәстәрен күрербез, диде.
Элегрәк балыкка җан рәхәте өчен генә йөрим дип, борчак сиптерә иде ул, хәзер Каракүл балыгын тозлап киптереп сатам дип хыяллана башлаган, ди.
...Ул җәйдә безнең авыл олыгаеп китте. Моңа Ләйлинур әбинең үлеме сәбәп булгандырмы, әллә җәйнең бөтен ямен алган корылык сагышландырган идеме, әмма авыл өстенә күзгә күренмәс, әмма күңелгә сизелерлек бер төрле сарылык ягылып калган кебек булган иде.
...Мин туганда, Каракүл гөрләп торган авыл булган. Әле бик нәни вакытымда ук капканың теге ягында яшәү дәрте белән тулышып торган хәрәкәт сизә идем.
Шушы минутта ун яшьлек кызның аңы күк капусы кебек ачылып китте. Шушы минутта ул үзенә үзе генә хуҗа икәнлекне аңлады. Моңа кадәр Нәфисә – әти-әнисе, әти-әнисе авыл акылы белән яшәгән.
Аның әле беркайчан да тормышка бу кадәре үк аек караганы юк иде. Ул беркайчан да бу кадәре тере түгел иде. Юк, үлми әле ул, үтерергә ашыкмасыннар!
0