"Туган як"та - Тукайга багышланган күркәм чара!
Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куаклардан хуш исле бөреләр уянган чакта, 26 апрельдә яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан Актаныш районы “Туган як” музеенда “Тәрбияле бала – бәхетле бала” дип исемләнгән чара узды.