Умарта (дәвам итәбез)
Миңнегали картның үлеме Каракүлне бер шаккатырса, аның «Нәфисә» дип сүз әйтә башлап, әйтеп бетерә алмыйча китеп баруы авыл халкының кызга кагылышлы хәтер сандыгына кирәк чакта алып әйләндереп карар өчен бер ядкарь булып кереп калды. Сугыш ветераны булгангамы, башкасымы, Миңнегали картның үлемен үз үлеме түгелдер, дип санап, мәетен районга алып китеп, ярып карадылар. Йөрәге ташка әйләнгән, дип кайтардылар.