"Болгар" радиосында Актаныш тапшырулары! Хәерле көн, Актаныш! Хәерле көн, хөрмәтле тыңлаучылар!”
7 май - Радио көне билгеләнә. Безнең "Актаныш-информ" мәгълүмат һәм мөхәррият үзәгенең "Актаныш FM" радиотапшырулар бүлеге хезмәткәрләре "Радио - минем язмышым, йөрәк һәм күңел балкышым!" диләр. Алар үз эшләренең профессионаллары.
Актаныш районында радио узган гасырның ерак, чуарлы 30нчы елларында үз эшчәнлеген башлый. Күпме еллар үтсә, күпме сулар акса да радио үзенең популярлыгын, халык мәхәббәтен югалтмый.