«Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсында райондашларыбыз зур бүләкләргә лаек булды.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповны «Профсоюзның иң яхшы социаль партнёр — җитәкче» номинациясендә җиңүе белән тәбрик итәбез! Бу – районыбызда кешеләрне ишетә белүнең һәм командада эшли белүнең иң югары күрсәткече.

Шулай ук Алисә Корбангалинаны (Финанс-бюджет палатасы) һәм Регина Сәлахованы («Актаныш-информ») котлыйбыз. Кызлар икътисадны үстерүгә керткән өлешләре һәм район тормышын сыйфатлы яктыртканнары өчен Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.
Хөрмәтле хезмәттәшләребез, һөнәрмәнлегегез һәм эшкә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт! Сезнең белән горурланабыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!
Нет комментариев