Татар Ямалысы мәктәбенә яңа директор билгеләнде
Хакимият сәгате

Татар Ямалысы мәктәбенә яңа директор билгеләнде

Район мәгариф бүлеге карары белән, 2026 елның 3 августыннан башлап, Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенә яңа җитәкче тәгаенләнде. Ул – Закирова Мосаллия Кадимулла кызы.

Мосаллия Кадимулла кызы – тәҗрибәле педагог, озак еллар дәвамында мәгариф өлкәсендә эшләп килә. Ул үзен оста оештыручы, балаларга һәм укытучыларга карата гадел, таләпчән җитәкче итеп таныткан.

Яңа директор мәктәпнең уку-тәрбия эшен тагын да югары дәрәҗәгә күтәрү, заманча белем бирү технологияләрен кертү, укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру бурычларын куя.

Мосаллия Кадимулла кызына уңышлы эшчәнлек телибез.


Нет комментариев