Сәхнәдә районның иң сәләтле, якты һәм өметле яшь йолдызлары чыгыш ясады.
Концерт тамашачыларга онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Җыр-моң, бию һәм сәхнә осталыгы бергә үрелеп, залда чын бәйрәм рухы тудырды. Яшь артистлар үзләренең сәләтләрен, тырышлыкларын һәм иҗатка булган мәхәббәтләрен күрсәттеләр.
«Йолдызлык» фестивале ел саен республикабызда, районыбызда яңа талантларны ачуга, яшь буынның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә зур өлеш кертә. Бу сәхнә күп кенә яшьләр өчен иҗат дөньясына юл ачучы беренче баскыч булып тора.
Гала-концерттан иң якты мизгелләрне безнең фоторепортажда тәкъдим итәбез. Актаныш күгендә кабынган яңа йолдызларны бергәләп карыйк!
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев