фото

Авыл җирлекләренең Яңа елга бизәлеше

Иртәгә, районыбызның иң матур Яңа ел күңел ачу чараларының берсе- "Тәгәрәп лә китте йомгагым, кай җирләргә җитәр ул тагын...” дип аталган бәйге- тамаша узачак.

Әлеге бәйрәмдә Үзәк чыршы янында Кыш бабайлар, тройкалар парады, Халык театрлары чыгышлары тамашачы хозурына тәкъдим ителәчәк.   

Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле авыл җирлекләре һәм оешма-предприятиеләрнең Яңа елга бизәлеше җиңүчеләрен бүләкләү булыр дип көтелә. Фоторепортажны карап районыбыз авылларының Яңа елга әзерлеген үзегез үк бәяләп китегез. 

 

Нет комментариев