ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Әлмәттәге Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең элеккеге башлыгы урынбасары Илнар Хөсниевне Санкт-Петербургта тоткарлаганнар.
Декабрьдә коррупциядә һәм вәкаләтләрен арттыруда шикләнелеп Әлмәттәге Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Рәфыйк Минабетдинов кулга алынды-хәзер ул СИЗОда.
Аның урынбасары Илнар Хөсниевне электротехника һәм ремонт рәвешендә ришвәт алуда шикләнәләр.
Хөсниевне беренче тапкыр тоткарлап булмаган-ул хокук саклау органнарыннан кача.
Ләкин озак та узмый, беренчел мәгълүматлар буенча, Санкт-Петербургта аның эзенә төшкәннәр.
Хәзер Хөсниевка закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.
Нет комментариев