Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумында катнаша.

Соңгы 10 елда Татарстан белән Кытай арасындагы товар әйләнеше 12 тапкырга арткан: 264,3 миллион доллардан 3,35 миллиард долларга кадәр җиткән. Бүген Кытай — Татарстанның иң зур тышкы сәүдә партнеры. Яклар арасында хезмәттәшлекне тагын да киңәйтү өчен мөмкинлекләр зур.
Технологияләр, логистика һәм агросәнәгать комплексы өлкәләрендә Кытай партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерү район икътисады өчен дә яңа мөмкинлекләр ача. Төп максат — заманча проектларны гамәлгә кертү, яңа эш урыннары булдыру һәм район халкының тормыш сыйфатын күтәрү.
Нет комментариев